комментарии 16 в закладки

«Без өйдә!» «Рубин» Үзәк стадионга кайтты

erid:

«БИЗНЕС Online»  – «Рубин»ның иске стадионда яңача уйнавы турында.

Евгений Городов һәм Ивелин Попов / Фото: Сергей Елагин


«РУБИН» УЕНГА 17 СЕКУНДКА СОНГА КАЛЫП КИЛДЕ

«Казан Арена»да проблемалар булу сәбәпле, «Әхмәт» белән уенны Үзәк стадионга күчерү турында карар кылынган иде. Җанатарлар фикеренчә, бу гамәлнең Казан уенчылары өчен өстенлекләре дә юк түгел иде, чөнки күнегелгән, алтын медальләр яулаган мәйданда алар үзләрен иркенрәк хис итәргә тиешләр һәрхәлдә.

«Монда бар да якын бит. Уен башланырга ярты сәгать калганда килеп җитсәң, кереп утырырга җитешәсең. Кайтып китәргә дә уңайлырак. Бу безнең чемпион чакларда уйнаган стадион! Иске булса, да без аны бик яратабыз», – дип аңлатты юлга очраган бер җанатар.

Әйе, «Рубин» бу мәйданда хуҗа булырга күнеккән, тик футбол кичәге белән түгел, бүгенге белән яши шул. Уен башланып ярты минут та үтмәде, исәп инде 0:1 иде. «Рубин» футболчылары компьютер уенындагы кебек «эленеп» калгандай булдылар. «Әхмәт» футболчылары исә беренче һөҗүмдә үк уңышка иреште һәм Сослан Джанаев капкасына туп кертә алдылар. Икенче төрле итеп әйтсәк, казанлылар уенны 17 секундка соңга калып башладылар.

Стадионга бераз соңарып кергән 50 яшьләрдәге абзый таблога күз салгач, шаккатып кулларын җәйде. Янәсе, менә сиңа мә! Ничек алай инде?!

– Уен башында дикъкать җитмәде. Аллага шөкер, ахырда барысы да яхшы тәмамланды, – диде Егор Сорокин матч ахырында.

Стадионга барлыгы 3 099 кеше җыелды. Араларында УНИКС һәм «Ак Барс» атрибутикасын кигәннәре дә бар иде.

– Бүген хоккей карыйсы идек. Зинәтулла абзый Чиләбене 4:0 иттергәч, футбол карарга килдек инде, – дип аңлатты берсе.

«ТАРТЫП УТЫРА БИТ, СОБАКА!»

Беренче тайм ахырына Казан уенчыларының һөҗүмнәре куркынычрак була башлады. Ләкин йә хаким оффсайд дип уенны туктата, йә пас дөрес якка бармый, йә туп капкадан күпкә югарыга очып китә иде. Мондый вәзгыятьтә җанатарларның нервлары чыдамады. Үзәк трибуналарда шау-шу купты, хәтта кайберәүләр сугышарга да тотындылар. Сугыш чукмакларын аердылар, әмма гауга тынмады.

– Ник мордасына бирдең? – дип сорады берсе.

– Ничек бирмисең инде?! Тартып утыра бит, собака! Үзен неподабающе ведет. Синең анаң турында начар сүз әйтсәләр син сукмас идеңме?

– Сугыр идем!

– Ну вот и все!

Бер-ике минуттан полиция хезмәткәре килеп дебоширларны алып китте.


ЯҢА ГЕРОЙ

Казан җанатарларының яңа кумиры туды, дисәк тә ярый. Бу кышны командага «Спартактан» аренда килешүе буенча Ивелин Попов күчте һәм шундук лидер булып куйды. Дүрт уенда ул инде дүрт гол кертте (шул исәптән «Әхмәткә» дә). Икенче тайм башында нәкъ менә ул башта гол кертеп «Рубин»ны, инглизләр әйтмешли, уенга кайтарды. Аннары, аны еканнан өчен билгеләнгән җәзадан соң, Сердар Азмун исәпне 2:1 итте.

70-нче минутта мәйданга чыккан Гёкдениз Карадениз пасыннан соң Азмун тупны капка ягына очыртты. Диктор стадинга голны Азмун кертте, дип белдерде. Ләкин телевидиниедән кабатлап күрсәтүне караганнан соң, Ивелинның тупка соңгы булып тиюве ачыкланды. Шулай ук Болгария вәкиленең оффсайдта икәнен дә күрергә мөмкин иде. Димәк, хакимнәр бу голны исәпкә кертеп ялгышканнар? Тик бу кадәрлесе «Рубин» җанатарларына барыбер иде инде. Алар быел беренче тапкыр: «Молодцы! Молодцы!» – дип кычкырдылар.

– Попов? Ул нәрсә беләндер миңа Домингесны хәтерләтә. Тик шулай да, алар икесе ике төрле, – диде уеннан соң Кристиан Нобоа

Болгария вәкиле сезон тәмамлангач «Спартакка» кайтырга мәҗбүр. Ул китсә, Корбан Бердыев нишләр инде?..

«МИҢА ИВЕЛИН КИРӘК!»

Фото: Сергей Елагин


Бу сезонда «Рубин» 85-нче минуттан соң бик еш гол керттерә. Әлеге уенда да шулай килеп чыкты. Биш минут калганда Магомед Метришев тагын бер тапкыр тупны Джанаев капкасына кертте (3:2) һәм шунда инде иң кызыгы башланды. «Әхмәт» уенчылары уңышның якын булуын аңлап, дәртләнеп киттеләр, соңгы минутларда алар «Рубинны» штурм белән алмакчылар иде. Тик Грозный командасының һөҗүмен хаким туктатырга мәҗбүри булды, чөнки газонга «кәефе төзәтелгән» бер җанатар йөгереп чыкты. Аны тотканчы күпмедер вакыт әрәм булды. Әлбәттә, аннан соң да командалар тагын бер минут тирәсе көч сынаштылар, тик...

Уен беткәч, күпләр футболчыларны автобуслар янында көтеп торалар иде. Араларында Африкадан килгән КФУ студентлары да бар. Алар «Әхмәттә» уйнаучы якташлары Аблай Мбенгны көтәләр иде. Кемдер Мориц Бауэр футболкасы белән маркер күтәреп автографлар җыеп йөрде.

– Кемнекен алып булды?

– Барысы да бар инде хәзер! – дип мактанды 12 яшьләр тирәсендәге бер кыз.

Ерак түгел генә Казан командасы атрибутикасын таккан игезәк малайлар белән бер әни кеше тора иде.

– О! Нобоа! О! Азмун! Джанаев! Джанаев! Джанаев! – дип кычкыра болар ике тавышны бер итеп.

– Күрдегез бит инде, әйдәгез кайтабыз инде! – ди әниләре.

– Юк, тукта! Ивелинны күрәсе бар әле!

Ни кызганыч, егетләр кумирларын күрми калдылар. Киләсе уенга килергә тагын бер сәбәп табылды. 

Россия чемпионаты. 25нче тур
Рубин (Казан) – Әхмәт (Грозный) – 3:2 (0:1)
7 апрель. Үзәк стадион. 3099 кеше.
0:1 – Митришев, 1
1:1 – Попов, 49
2:1 – Азмун, 63
3:1 – Попов, 70
3:2 – Митришев, 86 
Рубин: Джанаев, Кузьмин, Кудряшов (Устинов, 84), Гранат, Навас, Сорокин, Нобоа, Могиливец (Каредениз, 67), Попов, Коновалов, Азмун (Шекари, 77).
Ахмат: Городов, Семёнов, Анхель, Родолфо, Уциев, Швец, Исмаэл (Бериша, 81), Иванов (Балай, 72), Мохаммади, Митришев, Мбенг (Роши, 66).
Кисәтүләр: Семёнов (10), Кузьмин (23), Мохаммади (55), Анхель (66), Сорокин (83). 

Разим Сабиров
Нашли ошибку в тексте? Выделите ее и нажмите Ctrl + Enter
версия для печати
Оценка текста
+
0
-
читайте также
наверх