комментарии 52 в закладки

«Рубин» тагын җиңә алмады. Хәзер нишләргә?

erid:

«БИЗНЕС Online» корреспонденты Рәзим Сабиров «Рубин»ның ЦСКА белән уенын карап кайтты.

Магомед Оздоев / Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


КӨН КЕБЕК АЧЫК

«Рубинның» быелгы уены җанатарларның күңеленә берничек тә хуш килә алмый. Шуңадыр күрәсең «Казан Арена» стадионының яртысыннан күбрәге уен саен буш кала. Начар футболга салкын һава торышын кушсак, урыннарның әледән-әле буш калуына бер дә аптырыйсы юк. Чыннан да, кемнең инде яраткан командасының җиңелүен ике сәгать буе катып-өшеп карап утырасы килсен ди?! Кем генә түзә ала икән мондый мәхшәргә?!

Шуңадырмы-юкмы, анысы тәгаен билгесез, тик бүгенге матч гадәттәгечә кичке вакытта түгел, ә көндезге икедә башланып китте. Узган уенны Корбан Бердыев командасы чемпионаттагы иң көчле командаларының берсе «Зенит» белән 0:0 исәбенә төгәлләгән иде. Бу юлы исә иң оптимистик рухтагы җанатарлар өчен кайбер өмет чаткылары туа башлаган шикелле кебек иде, тик 90 минут узганнан соң аларның хыял гына булып калуы ачыкланды.

Бүген «Казан Аренага» 8422 кеше килде — бу 45 мең кеше сыйдырырлык стадионның 5/1 генә дигән сүз. Өстәвенә шуларның да 1700е — Мәскәү командасы җанатарлары. Бу рәсми саннар. Чынлыкта исә стадиондагы җанатарларның бүленеше 50/50 тирәсендә булгандыр. Ә фан-секторларның никадәр тулганлыгын чагыштырып карасаң, бернинди саннар да кирәкми, «хәрбиләрнең» күбрәк килгәне көн кебек ачык.

«ЦЕЗАРЬ, КАЙГЫҢНЫ УРТАКЛАШАБЫЗ»

Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


Шунысын да искәртеп үтик, кунакта уздырылган матч өчен 1700 кеше җыелуын яхшы нәтиҗә дип тә танырга була. Армия командасының җанатарлары күп булуы Казанда сизелми калмады: аларны кафе-рестораннарда, сәүдә үзәкләрендә, автобусларда очратырга мөмкин иде.

Кире  «Рубинга» кайтсак, соңгы араларда команданың проблемалары хәттин ашкан. Начар нәтижәләрдән тыш, команданың капитаны Цезарь Навас әтисенең вафат булуы сәбәпле Испаниягә китәргә мәҗбүр булган иде.

Әлбәттә ул ЦСКА белән узасы матчка кадәр Татарстан башкаласына кайтып җитеште, әмма тренерлар аның физик һәм бигрәк тә психологик хәлен чамалап, испанлыны уйнарга чыгармадылар. Алай да Казан җанатарлары Навасның күңелен күтерер, аны дәртләндереп җибәрер өчен уен алдыннан зур банер ярдәмендә сәламләделәр.

ИЛЗАТ ӘХМӘТОВКА ИНТЕРВЬЮ БИРЕРГӘ ЯРАМЫЙ?

Илзат Әхмәтов / Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


«Рубин» һәм әлеге яшь футболчы арасында сезон башланыр алдыннан килеп туган конфликт турында «БИЗНЕС Online» тәфсилләп язган иде инде. Шул вакыттан башлап Илзат Әхмәтов составка эләкми башлады. Һәм хәтта килешү (контракт) белән проблемалар хәл ителгәннән соң да, яшь уенчы төп составка берничек тә эләгә алмый интекте. Бу уенда исә, Бердыев Илзатны беренче минутлардан ук аренага чыгарды.

Әхмәтов исә, бу карарның хаклыгын исбатларга теләгәндәй, үзенең гадәти булмаган гамәлләре белән ЦСКА командасы сакчыларының башын әйләндереп бетерде.. Әмма шул ук вакытта аның хәрәкәтләрендә зур уеннан озак вакыт читтә торганлыгы сизелә иде.

«Илзатның уены? Начар түгел. Тупны контрольдә тотты, һөҗүмгә тиз күчте. Физик яктан мөмкинлекләре бераз җитмәде. Ә гомумән мин аннан канәгать», – диде уеннан соң Бердыев.

Уен беткәч микс-зонада «БИЗНЕС Online» журналисты Илзатка мондый сорау бирде:

Бүген сез сезонда беренче тапкыр төп составта беренче минутлардан уенга чыктыгыз. Үзегездән канәгать калдыгызмы?

– Әлбәттә, озык тәнәфестән соң авыррак булды...

Шул сүзләрне әйтүе генә булды, Илзатны «Рубин» хезмәткәрләре этә-төртә читкә алып киттеләр. «Яшь әле ул! Сөйләр әле берәр кайчан», – диештеләр. Артык сүз ычкындырыр, дип курыктылар микән инде...

СЕРДАР АЗМУН РЕКОРДЫ

Инде дә уен нечәлекләренә тукталсак, «Рубинда» әллә ни зур үзгәрешләр күзәтелми. Футболчылар уен кырында шулай ук урнашкан, тактика да шул ук, хаталар да, проблемалар да. Һөҗүмчеләр төркеменә керүче Максим Канунников типкәч, туп һаман нигәдер капкага очмый. Быел һөҗүмче 13 уенда бер генә голга ирешә алды. Аның урынына чыккан Гёкдениз Карадениз да уенны әллә ни җанландыра алмады. Иранлы Сердар Азмун шулай ук үз карьерасындагы иң озын «коры» сериясен тагын 32 минутка озайтты. Аның гол кертә алмаганына хәзер инде 908 минут! Гаҗәп хәлләр!

Армиянең үзәк спортклубында да быел авырлыклар тавык чүпләп бетерерлек түгел, югыйсә. Алгы сафларда уенчылар җитмәгәнгә күбрәк артта, саклану төркемендә уйнаган Понтус Вернблум һөҗүмчеләр рәтенә күчерелде. Бу тәҗрибә шактый уңышлы килеп чыкты: Вернблум соңгы 5 уенда көндәшләре капкасына 4 туп кертте. Шул исәптән Казанда да.

ДЖАНАЕВ ТАГЫН КОТКАРДЫ

Сослан Джанаев / Фото: «БИЗНЕС Online»


Әлбәттә, моңа «Рубинның» арткы фронттагы проблемалары да сәбәпче булды. «Ростовтан» килгән Владимир Гранат үз-үзенә бер дә ошамаган, былтыр ул бөтенләй башка, югарырак дәрәҗәдәге сакчы иде, чемпионатның иң шәп уенчылары исәбендә йөрде. Хәзер нишләптер гап-гади очракларда да тупны көндәшенә бирә, сакта тотарга тиешле зоналарда позицияләрен югалта башлады.

Бары тик шул бер Сослан Джанаев кына былтыргы дәрәҗәдә уйный. Бүген  ул да булмаган булса, нәтиҗәдә ЦСКА өчне, хәттә дүртне дә кертә ала иде. Инде матчка өстәлгән минутларда уенның баш арбитры Сергей Иванов «Рубин» капкасына пенальти куйды. Бибрас Натхо артык көчле типмәсә дә, Джанаевның команданы тагын коткаруын һичшиксез каһарманлык дип атарга була. Бу капкачының беренче генә уңышы түгел инде. «Ростов» белән уйнаганда Сослан 11 метрдан типкән тупны тотып, «Рубинны» бер коткарган иде инде.

«УЕН БЕРЕНЧЕ ГОЛГА КАДӘР БАРДЫ»

ЦСКА беренче тайм ахырында бер гол кертеп, аннары матчның исәбе буенча уйнады, күбрәк үз капкасын саклау ягын карады. Кайвакыт кына Виктор Гончаренко командасы уен кырының «Рубин» яртысына чыккалады. Һөҗүм итү белән бәйле уенны аннан башка да өнәп бетермәгән «Рубин» Мәскәү командасы белән бу очракта берни дә эшли алмады.

«Уен беренче голга кадәр барачагы аңлашыла иде. Кем беренче кертә, шул саклык тактикасын кулланып уйнау өстенлеге ала. Ни кызганыч, ЦСКА беренче булып кертте. Без берни дә эшли алмадык», – диде Корбан Бердыев.

Бу турдан соң, Татарстан командасы 20 очко белән 12-нче урында калды. «Кызыл» зонадагы «Тосноның» очколары шуның кадәр үк. Ә киләсе атнада беренче урында барган «Локомотив» белән уйныйсы бар әле...

Футбол. Рәсәй чемпионаты. 18-нче тур
Рубин – ЦСКА – 0:1 (0:1)

26 ноябрь. «Казан Арена».
0:1 – Вернблум, 45
Рубин: Джанаев, Сигурдссон, Гранат, Сорокин, Камболов, Канунников (Карадениз, 77), Оздоев (Цакташ, 66), Кудряшов, Әхмәтов (Азмун, 58), Бауэр, Мвила.
ЦСКА: Акинфеев, Березуцкий, Васин, Фернандес, Игнашевич, Вернблум, Дзагоев (Гордюшенко, 80), Головин, Натхо, Набабкин, Витиньо (Кучаев, 60).
Кисәтүләр: Кучаев (75).

Разим Сабиров
Нашли ошибку в тексте? Выделите ее и нажмите Ctrl + Enter
версия для печати
Оценка текста
+
1
-
читайте также
наверх