комментарии 54 в закладки

«Вәт вредный! Башкорттыр бу...». Казанда «яшел дерби» узды

erid:

«БИЗНЕС Online» корреспонденты Рәзим Сабиров «Ак Барс»ның «Салават Юлаев» белән ничек уйнаганын карап кайтты.

Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


«АК БАРСНЫ» КҮБРӘК ЯРАТАЛАР

Уен башланырга бер сәгать алдан ук «Татнефть Аренада» шактый күп кеше җыелды. Гадәттә безнең халык уен башланырга 10 минут кала гына килергә ярата, бүген исә бөтенләй башка очрак — «яшел дерби».

Күптән түгел генә Башкортстан башкаласында узган «Салават» — «Ак Барс» уены 0:5 исәбе белән тәмамланган иде. Күрәсең, Казан халкы үзенең яраткан командасының чираттагы җиңүен күрергә килгән. Эш көне булуына карамастан, боз сараена 8890 кеше җыелды. Шуларның 200ләп чамасы — Өфедән. Мисал өчен, якшәмбе көнне Казанда узган «Рубин» – ЦСКА уенына 8422 кеше, ягъни 468 тамашачыга азрак җыелган иде.

«Рубин» тагын җиңә алмады. Хәзер нишләргә?

Җанатарлар арасында төрле кешеләр бар: балалар һәм яшүсмерләр, гаиләле кешеләр, студентлар, ир-атлар, бабайлар. Бүгенге көндәшчеләргә дә мөнәсәбәтләре төрле иде: берәүләре хөрмәт күрсәтсә, икенчеләре Башкортостан командасының принципиаль көндәш икәнен бер секундка да күз уңыннан чыгарырга теләмәде. Менә матбугат хезмәткәрләре өчен махсус бүлеп бирелгән урыннан бераз түбәнрәк урнашкан секторга берничә кеше килеп утырды. Бер абзый үзенең баш киемен салды да, журналист өстәлчегенә куймакчы булды.

– Можно, я сюда положу? – дип мөрәҗәгать итте ул корреспондентка.

– Нет.

– А сюда?

– Нет.

– Тогда вот сюда?

– Нет!

– Ух, вәт вредный кеше булды бу, ә! Башкорттыр инде! – дип куйды да абзый, аннары уен беткәнче башлыгын бүтән салмады.

Хәер, әйткәнемчә, «Татнефть Аренага» төрле кешеләр җыелган иде. Кайберләре, мәсәлән, Өфе кунакларын «туганнар» дип хәтта кочып та алды.

ЯҢА РЕКОРД

Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»

Икенче период башында Антон Бурдасов гол кертеп казанлыларның кәефен кырды. Тәнәфес вакытында исә, ярты халык гадәттәгечә холлга чыга — кемдер ашарга-эчәргә, кемдер башка йомыш белән. Күбесе бер-берсе белән уен турында фикер алыша, чөнки аренада калсаң, әллә ни сөйләшеп булмый, көчле музыка комачаулый. Өфедән килгән җанатарларның кәефләре күтәренке иде, аларның командасы җиңеп бара бит. Уен дәвамында алар үз хоккейчыларына такмаклар кычкырып та, биеп тә, җырлап та көч биреп тордылар.

Тәнәфестә кафелар тирәсендә озын чиратлар җыела. Кем әйтмешли, хоккейга баргач, тәмлерәк бит! Шундагы кешеләр яныннан узганда өч ир-ат (һәммәсе дә кәефләнеп алырга өлгергәннәр) әнгәмәсенең шаһиты булырга туры килде.

– Как думаешь, кто победит?

– Уфа.

– Почему?

– Аңлат әле моңа, безгә Данис Зарипов җитми, — диде тегесе өченче дуска карап.

– Ә, син татар ыштули?! Ник соң минем белән телеңне сындыра-сындыра сөйләшәсең? — дип татарчага күчтеләр дә тегеләр, алга таба бәхәсләшергә тотындылар.

Чыннан да, Данис Зариповның бозга чыкканын көтмәгән кеше юктыр, мөгаен. Допинг белән бәйле низаг-җәнҗал килеп чыккач, хоккейчы ярты ел буена беркая да уйный алмады. Ә хәзер аның физик халәте әллә ни мактанырлык түгел. Әмма җанатарлар ул «Салаватка» каршы уйнарга чыгар, дип өметләнгән иде. Каян беләсең дисәгез, «Ак Барс» формасын кигән җанатарлар арасында чама белән биш кешенең өчесе 25-нче санлысын сайлаган иде.

Әмма һөҗүмче уенда катнашмады. «Зариповның кайчан уйный башлавы турында әлегә әйтә алмыйм. Ул тиешле форманы җыймады әле», – дип аңлатты Зинәтулла Биләлетдинов.

Халыкның Зариповка мәхәббәтен тагын бер мисалда аңлатып була. Уенның бер паузасында ике аниматор егет халык белән бер уен оештырып алды. Янәсе «Татнефть Аренаның» тавыш рекордын яңартырга кирәк. Һәр кәнәфи астында «яшел дерби» символикасы төшерелгән чырылдагычлар (трещётки) бар иде. Җанатарлар шуларны болгап кычкырырга тотындылар һәм бераздан алып баручылар рекордның яңарганын хәбәр итте — 70,5 децибел. Бераздан, чираттагы паузада, аренаның зур экранында Зариповның сурәтен күрсәттеләр. 70 децибел гына булмады анда мин сиңа әйтим, кимендә ике мәртәбә көчлерәк кычкырдылар җанатарлар!

Уенның үзенә кайтсак, «Ак Барс» һөҗүмнәренең саны артканнан арта барды, тик алка гына никтер капкага очып керергә теләмәде. Тагын бер паузада зур экранда җырчы Салават Фәтхетдиновны күрсәттеләр. Артист кулларын ике якка сузган иде. Янәсе, нишләмәк кирәк?!

ВЕСТЕРЛУНДНЫҢ ИМТИХАНЫ

Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


Быел «Салават Юлаев» тренеры Эркка Вестерлундны тәнкыйтьләмәгән кеше бик аздыр. Башкорт командасының нәтиҗәләре куандыргыч түгел – 36 уенда 20 җиңелү. Моңа өстәп «Салават» уенчысы Захар Арзомазцев җанатарлар белән аралашканда: «Тренер йомшак», — дип зарланды. Аңлашылганча, команда эчендә психологик яктан да проблемалар юк түгел.

Шуңа өстәп Казанда да очкосыз калган булса,«Салават» Көнчыгыш конференциясендә 8нче урынын югалтып, плей-офф зонасыннан төшеп калырга мөмкин иде. «Ак Барска» ике мәртәбә җиңелү өфелеләр өчен нинди хурлык икәнен әйтеп тә торасы юк инде. Казандагы матчта да җиңелсә, Вестерлунд урынына башка белгеч килүе дә бик мөмкин иде. Шуңа күрә, Татарстандагы уен бу тренер өчен бик мөһим имтиханга әверелде. Әлбәттә, ул үзе дә моны аңлагандыр, тик сиздерергә генә теләмәде. «Оставка? Мин башка әйберләр турында уйламыйм, үз эшемне эшләргә тырышам», – дип белдерде Эркка.

Уен турында һәрбер кешенең үзенең фикере тугандыр: кемдер «Ак Барс» начар уйнады дип әйтә ала, ә кемдер киресенчә. Кем ничек әйтсә дә, нәтиҗә бер – «Салават Юлаев» гол кертте, «барслар» – юк. Хәзер инде Вестерлунд Казанда имтиханын уңышлы тапшырды, дип әйтергә була. Фин тренерына янаган куркыныч беразга чигенде кебек, тик озакка микән?

Оныта язганмын, аниматорлар белән тагын бер кызык хәл булды бит! Паузаларның берсендә алар җанатарларга чираттагы мәртәбә мөрәҗәгать итеп шарфларын югары күтәрергә тәкъдим иттеләр. Имеш, әйдәгез, кемнең секторы иң яшел икәнен күрсәтәбез. Тик хикмәт шунда ки, «Ак Барс» җанатарларының күбесе ак формадан килгәннәр иде. Нәтиҗәдә бу бәйгедә дә өфелеләр җиңде...

«ҺӘРВАКЫТ ҖИҢЕП БУЛМЫЙ»

Уен тәмамлангач, җиңелгән команда уенчылары йә тыныч утыра, йә киресенчә бәхәс куба – кем гаепле һәм нишләргә кирәк иде. Бу юлы «Ак Барс» бүлмәсендә тынычлык хөкем сөрде. Күпмедер вакыт узгач, уенчылар берәм-берәм чыга башладылар. Иң ахыргыларның берсе капкачы Эмил Гарипов иде. Ул «БИЗНЕС Online» журналисты белән әз генә булса да татарча сөйләшергә риза булды.

– Бүген бик авыр уен булды. Уфа — бик көчле команда. Алар белән бик авыр уйнарга. Һаман саен җиңеп булмый шул, бүген җиңеп булмады, — диде Эмил.

Бүгенгә кадәр сезнең уеннан соң татар телендә сорауларга җавап биргәнегез булган идеме?

– Булган, – дип җавап бирде капкачы. Бүтән Эмилны тоткарламадым, ашыкканы сизелә иде.

Киләсе уенда Зинәтулла Биләлетдинов командасы 2 декабрьдә Казанда «Нефтехимикны» кабул итәчәк.

Хоккей. КХЛ беренчелеге.

Ак Барс (Казан) – Салават Юлаев (Өфе) – 0:1 (0:0, 0:1, 0:0)
29 ноябрь. «Татнефть Арена», 8890 кеше
0:1 Бурдасов(Беляков, Лисин, 22:15)
Капкачылар: Гарипов – Скривенс

«Матом разговаривали немножко». «Салават» на выезде обыграл «Ак Барс»

Разим Сабиров
Нашли ошибку в тексте? Выделите ее и нажмите Ctrl + Enter
версия для печати
Оценка текста
+
0
-
читайте также
наверх