комментарии 21 в закладки

«Татарча дерби»: бүреләр барсларны җиңде

erid:

«БИЗНЕС Online» корреспонденты Рәзим Сабиров «татар дербисында» булып кайтты.

Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


«БЕЗ БҮГЕН КҮП БУЛМЫЙБЫЗ»

«Ак Барс» өчен дербилар атнасы булды бу. Чәршәмбе көнне генә «Салават Юлаев» белән «яшел дерби» узган иде, 2 декабрьдә исә «Татнефть Арена» «татар дерби»сын кабул итте — Түбән Камадан «Нефтехимик» көч сынашырга килде.

Халык уенга күпләп җыелсын өчен шактый җитди сәбәпләр бар иде: ял көннең кичке ягы, Татарстан командалары уены, Көнчыгыш конференциясенең лидерлары очрашуы. Моннан да шәбрәк афиша була аламы соң?

Казанның үзәк урамнарының берсендә «Нефтехимик» шарфларын уарган өч егетне очраттым.

– Әйе, без уенны карарга дип бүген Казанга махсус килдек. Башкалабыз урамнарын аз гына булса да урап алыр өчен иртәрәк килергә булдык.

Ничек уйлыйсыз, Түбән Камадан бүген җанатарлар күп булачакмы? – дип сорадым.

– Юк, без бүген күп булмыйбыз. Бер 50 кеше җыелса, яхшы була инде, – дип җавап бирделәр.

«ВӘТ КАЗАН! БЕРКЕМ БЕРНИ БЕЛМИ!»

Боз сарае янына килеп җиткәндә ниндидер музыка тавышы ишетелә башлады. Якынрак килгән саен тавышның каян чыкканы аңлашыла барды. Бу көннәрдә Казанда цирк гастрольләре уза, шулар шапитоны «Татнефть Арена» каршысында тарттырып куйганнар икән.

Арена эченә керер алдыннан полиция хезмәткәрләре һәрбер кешене яхшылап тикшереп, детектор аша уздыралар. «Казан» аренасына килүче футбол җанатарларын тикшерүгә караганда, монда таләпләр сизелерлек йомшаграк. Кешеләрне кышкы салкында чишендереп тормыйлар, боз сарае каршында махсус җылы коридор төзелгән. Андагы каравылчылар һәркем белән әдәпле итеп кенә сөйләшә. Җыеп әйткәндә, бөтен кеше дә канәгать.

Барлык тикшерүләрне узгач, яныма дүрт егет килеп, фан-зонага ничек керергә икәнен сорадылар. «Гафу итегез, егетләр, белмим шул», — дидем. «Вәт Казан! Беркем берни белми!» — дип көлә-көлә китеп бардылар.

«Ак Барс» атрибутикасы кибете каршында Түбән Камадан килгән бер гаилә очрады. Ике кечкенә уллары (аларга чама белән 7 һәм 10 яшьләр тирәсе) бүреләр төшерелгән «Нефтехимик» формасын киеп фотога төштеләр.

«БҮГЕН ҖИҢЕЛЕП «САЛАВАТНЫ» ҖИҢСӘЛӘР, ЯХШЫРАК БУЛЫР ИДЕ»

Илдар Шиксатдаров белән Дмитрий Обухов / Фото: Михаил Бормин, «БИЗНЕС Online»


Алдаганнар мине урамда очраган Түбән Кама егетләре. «Татнефть Аренага» Чулман буендагы шәһәрдән 50ләп кенә җанатар килмәгән иде. Гомумән алганда уенны 7103 кеше караган булса, шуларның өчтән бере тирәсе «Нефтехимик» җанатарлары булгандыр. Кунаклар бер генә секторга җыелмыйча, арена буенча таралып утырганнар иде.

Өстәвенә аренада клубның талисманнарын да күрергә мөмкин иде. Түбән Камадан килгән «бүре» белән «хоккейчы» башта үз секторлары янында гына басып тордылар. Уен барышында алар «Ак Барс» талисманы янына барып килделәр һәм Казан командасының җанатарлары белән фотога төшәргә риза булдылар. Икенче периодта исә «Ак Барс» талисманы Түбән Кама секторына кунакка барып кайтты.

Дөрес, боз өстендә тамашачылар арасында хөкем сөргән җылы мөнәсәбәтләрнең әсәре дә чалынмады. Бер республиканың үзара дус командалары уйнавына карамастан, спорт — спорт булып калды, җиңүче берәү генә булырга мөмкин! Шуны истә тотып, хоккейчылар беренче минуттан ук бер-берсен аямыйча беренчелек өчен көрәшкә керештеләр. Һәм уенның башында ук диярлек хәтта сугыша ук башладылар! Илдар Шиксатдаров белән Дмитрий Обухов нәтиҗәдә икесе дә  икешәр кечкенә штраф белән  «бүләкләнделәр».

Беренче период ахыры якынлашып килгәндә Түбән Кама «бүреләре» Эмил Гарипов капкасына алка керттеләр. Эрик Густаффсонның бик шәпләп кенә бәрүе булды, Эмил Галимов кәшәкәсе белән алканың очышын бераз үзгәртеп җибәрде  – 1:0. Шул ук секундта «Татнефть Аренаның» өчтән бере шатлыгыннан кычкыра-кычкыра  урыннарыннан сикереп торды.

«ПЕНАЛЬТИ БУЛЫР ИДЕ, БАЛБЕС!»

Тәнәфес вакытында холлга чыккан халык кафелардан тамак ялгарга ризык алып, уенда булган вакыйгалар турында сүз куерта башлады. Шул ук вакытта «Рубин» Мәскәүдә «Локомотив» белән уйный иде. Арена эшчеләре, җанатарлар сорагач, телевизорда ТНВ каналын кабызып куйдылар. Ул вакытта әле исәп 0:0 иде (уен Мәскәү командасы файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды). Экранда тупның Элмир Набиуллинга күчкәнен күргәч, хоккей җанатарлары: «О! Безнең егет! Элмирчик, давай, давай, давай! Вот тут надо было лезть, пенальти булыр иде, балбес!» — дип кычкырыша башладылар.

Холлда икенче период башлануын хәбәр итеп диктор тавышы яңгырады. Үзәк трибунада «Нефтехимик» җанатарлары  кызып-кызып нәрсәдер турында бәхәсләшәләр иде. Яннарына килеп, аларның уен турында фикерләрен сораштым:

– Шәп уен! Беркем дә бирешми. Көчләр тигез, бер дәрәҗәдә уйныйлар. Ике команданы да яратабыз, үзебезнекеләр бит! Ләкин бүген без «Нефтехимик» яклы, чөнки үзебез Түбән Камадан.

Сезнең өчен «Ак Барс» белән уеннар принципиальмы?

– Әлбәттә! Дерби – дерби инде ул.

Алардан читтәрәк түбәтәен кигән бер өлкән яшьтәге бабай утыра. Кулында — «Ак Барс» шарфы, тагын дәфтәр белән каләм тоткан.

– Бүген бик күңелле уен, – ди бабайның улы. – Менә бүген әтине дә алып килдем әле. Телевизордан хоккейны карарга бик ярата. Менә дәфтәре дә бар аның. Һәр уенны язып бара. Бүген беренче тапкыр хоккейны шулай аренадан карый ул.

Ә сезнең өчен «Нефтехимикны» җиңү мөһимме?

– Һәрбер уенда җиңү мөһим.

Ә кемне җиңү мөһимрәк – «Салаватны» мы «Нефтехимикнымы»?

– «Салаватны» инде! Татар әйтмешли, это даже не обсуждается. Болар үзебезнекеләр бит!

«ҖАВАП ТАБА АЛМЫЙБЫЗ»

«Ак Барс» уенчылары узган җиңелүне хәтерләрендә тотып, барлык көчләрен һөҗүмгә ташладылар. Тырышлыклары бушка узмады – икенче периодта Илья Ежов капкасына бер алка керде. Голның авторы – Роб Клинхаммер.

Тик казанлыларның шатлыклары озакка бармады. Шиксатдаров берничә көндәшен төп башына утыртып, алканы капка ягына бәрде, ә Олег Пиганович кәшәкәсен шундый уңышлы иттереп куйды ки, гол авторы буларак аның фамилиясен протоколга язылып та куелды. Уен ахырына хәтле җанатарлар бүтән гол күрмәделәр. 1:2 – «Ак Барс» рәттән икенче уенында оттырды.

Зинәтулла Биләлетдинов әлеге нәтиҗәнең сәбәпләрен аңлатып китте:

– Без әле кайбер сорауларыбызга җавап таба алмыйбыз. Күплектә уйнау һәм вак хаталардан соң керттергән голлар безне әлегә борчыйлар. Безгә ни комачаулый? Төрле әйберләр бар, безгә каршы уйнаган команда – сәбәпләрнең берсе.

«АК БАРСНЫ ҖИҢҮ ПРИНЦИПИАЛЬ ТҮГЕЛ ИДЕ»

Уенчылар үз бүлмәләреннән чыкканда «БИЗНЕС Online» журналисты «Нефтехимик» уенчысы Дамир Шарипҗановтан татар телендә интервью алды:

– Без бик шат бүгенге җиңүгә. Без бик тырыштык. Һәрбер моментта алар безгә басым иттеләр. Аннары без көчебезне күрсәттек. Әйбәт җиңү. Мин бик шат.

«Нефтихимикка» «Ак Барсны» Казанда җиңү принципиаль идеме?

– Юк. Ләкин алар хәзер беренче урында баралар, ә без өчтә. Без аларны куып тотарга тырышабыз. Безнең алар белән тагын бер уен бар әле.

Беренче период ахырында сезнең команда гол кертте. Ул уенга нинди тәэсир ясады?

– Безнең һәр керткән голыбыз – безгә яхшы булды. Нәтиҗәдә безнең аларга караганда бер голга күбрәк булды.

Казанда бүген Түбән Камадан килгән җанатарлар күп иде. Сез аларны ишеттегезме? Алар сезгә булыштылармы?

– Әйе, без аларны бүген ишеттек. Бүгенге уенга минем әтием дә, әнием дә килгән иде. Алар безгә бик нык булыштылар бүген.


Киләсе уенда «Ак Барс» 4 декабрьдә Казанда «Динамо» (Минск) командасын кабул итәчәк.

Хоккей. КХЛ беренчелеге
Ак Барс (Казан) – Нефтехимик (Түбән Кама) – 1:2 (0:1, 1:1, 0:1)
2 декабря. «Татнефть Арена». 7103 кеше
0:1 Галимов (Нестрашил, Густафссон, 18:45)
1:1 Клинкхаммер (Яруллин, Сидоров, 31:31)
1:2 Пиганович (Шиксатдаров, 35:57)
Капкачылар: Гарипов – Ежов

Разим Сабиров
Нашли ошибку в тексте? Выделите ее и нажмите Ctrl + Enter
версия для печати
Оценка текста
+
0
-
читайте также
наверх